Галим Дамир Исхаков август аенда узачак "Милләт Җыены"нда "Русия Федерациясе халыклары телләре турында" яңа канун өлгесенә карата фикерен белдереп карар кабул итәргә чакырды.
Ул бу хакта бүген "Милли Шура" утырышында әйтте дип яза Бизнес Онлайн.
Яңа канун өлгесенең төп принцибы булып, Русиянең һәр ватандашының — урысмы ул, татармы, башкортмы, лезгинмы, сахамы — урыс телен туган теле итеп танырга тиешлеге тора. Аеруча мәктәпләрдә үзгәрешләр көтелә. Бүген ихтыяри төстә укытылучы "туган тел" дәресләре атамасын үзгәртәчәкләр. Аның урынына "Русия халыклары телләре" укытылачак. Бу Русия президенты Владимир Путинның Яңа ел алдыннан биргән күрсәтмәләре нигезендә эшләнә.
Дамир Исхаков әйтүенчә, әгәр бу төшенчә кертелсә, ул вакытта аерым милләт булып язылган Себер татарлары һәм Әстерхан татарларының бер өлеше безнең кысалардан төшеп кала. Аларның юкка чыгу куркынычы арта.
Исхаков сүзләренчә, тагын бер зур куркыныч бар: урыс телле татарларны, ә аларның саны бик күп, урысча укуга тагын да өстенлек бирәчәк.
Күптән түгел Саха Конгрессы урыс телен барлык халыклар өчен туган тел дип атауга каршы чыгарга өндәде. Әлегә бу бердәнбер мөрәҗәгать булды.
Ачык хатта Русия халыкларына урыс телен туган тел итеп көчләп тагучы яңа канун кабул ителүе Русиянең федератив нигезләренә зыян китерәчәге, милли төбәкләрдә тискәре реакция тудырачагы һәм "илдә болай да катлаулы булган сәяси вазгыятьне" тагын да тотрыксызландыра алачагы әйтелә.
Ни өчен хакимиятебез барлык ватандашларны урыс телен туган тел дип танырга канун нигезендә мәҗбүр итү вакыты җитте дип хәл итте? — дигән сорау бирә хат авторлары.
Саха Конгрессы милли оешмаларны һәм педагогик берләшмәләрне Русия мәгариф министрлыгында әзерләнүче канун өлгесенә каршы хатлар язарга тәкъдим иткән иде.
"Милли Шура" рәисе Васыйл Шәйхрәзиев Дамир Исхаков тәкъдименә карата анык фикер белдермәде.
- 2024 елның 5 ноябрендә Владимир Путин катнашында Урыс телен һәм Русия халыклары телләрен саклау шурасы утырышы узды. Анда урыс телен яклау дәүләт сәясәтенең нигезләре әзерләнәчәк диелде. Утырышта "урыс теле" һәм "туган тел" предметы арасында каршылыклар бар дип тә белдерелде.
- 30 декабрьдә Путин Русия хөкүмәтенә, Дәүләт думасына һәм башка хакимият оешмаларына тел сәясәте өлкәсендә күрсәтмәләр бирде. Анда төп сүз урыс теленең өстенлеге турында бара: урыс телен саклау һәм үстерү, тел белгечләренә финанс ярдәм күрсәтү, баскынлыктагы Украина җирләрен урыслаштыру, чит илдә урыс телен саклау һәм Русиядә мигрантларга урыс телен өйрәтү һәм башкалар.
- Юридик фәннәр кандидаты, публицист Харун Сидоров сүзләренчә, бу "Русиядә асылда бер милләт һәм бер тел булырга тиеш", дигән милли сәясәт корылуы турында сөйли.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!