Башкортстан мәдәният министрлыгы иҗтимагый оешмаларга 2025 елга субсидияләр бүлеп биргән. Акчалата грантларга бөтен республикага дүрт оешма ия булган. Кемнәр алар? Башкортстанның урыслар соборы, Дөнья башкорт корылтае, Башкортстанның Композиторлар берлеге һәм Башкортстанның Язучылар берлеге.
Дөнья башкорт корылтаена республиканың мәдәният министрлыгыннан 13 млн 150 мең сум бүлеп бирелгән, Башкортстанның Язучылар берлеге министрлыктан 7 млн 400 мең сум алган, Башкортстанның урыслар соборы оешмасына - 2 млн 320 790 сум, ә Башкорстанның Композиторлар берлегенә 775 мең сум бүлеп бирелгән. Бу ачык чыганаклардагы документларда күренә. Субсиядәләрне кемнәргә, нинди күләмдә бүлеп бирелергә тиешлеге конкурс рәвешендә узган.
Акча бүлеп бирелүе турында фәрманны 13 майда Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова имзалаган.
Субсидия акчасына өмет итеп Башкортстанның татар конгрессы да гариза биргән, әмма аларга акча бүленмәгән.
Башкортстан татар конгрессы акча алу нияте белән дүрт чара турында гариза тапшырган. Татар конгрессы республика мәдәният министрлыгына, мәсәлән, "Дәү әнием сабаклары", "Батырлар җыены" кебек чараларга акча бүленүен сораган. Барлыгы 3 млн 33 мең сум чыккан. Бер чара да субсидия ала алмаган. Шулай ук чуаш, мари, мукшы һәм башка иҗтимагый оешмалар да гаризалар тапшырган, әмма алар да акчасыз калган.
Узган елда Башкорстан башлыгы Радий Хәбировның махсус грантлары да уйнатылган иде. Башкортстан башлыгы грантлары сайтыннан күренгәнчә, 2024 елда татарга бәйле 5 проект кире кагылган. Алар җәмгысе 6 млн 125 мең сум сораган булган. Моннан тыш, 46 башкорт проекты (шуларның 3се диалект мәсьәләсенә бәйле), 1 удмурт, мари һәм чуаш — 2, урыс — 1 һәм аерым телгә кагылмаган 11 проект хуплау тапмаган. Грант ота алмаган татар проектлары:
1. "За креатив" үзәге өч телдә — башкорт, татар һәм чуаш телләрендә "Яшь журналист" дип аталган конкурс оештырырга теләгән булган. Бу проект өчен 384 560 сум табылмаган.
2. "Созидание" мәдәният үсеше һәм милли азчылыкка ярдәм күрсәтү оешмасы укучылар өчен Татар журналисты мәктәбе оештырырга теләгән. "Кызыл Таң", "Әллүки", "Тулпар" газет-журналлары ярдәме белән 7 түгәрәк оештыру күзалланган. Моның өчен 858 118 сум сораган булганнар.
3. "Мульттеатраль җирлектә Мостай Кәрим иҗаты" дип аталган проект та хуплау тапмаган. Ул татар, башкорт, урыс телләрендә (катнашучы үзе телне сайлап ала) 2 минуттан артмаган мультипликацион фильмнар һәм буктрейлер ясау күзалланган. Моның өчен проект әзерләүчеләр 1 млн 766 мең сум сораган булган.
4. "Татар халкы гореф-гадәтләрен саклап телне дә саклыйбыз!" (Сохраняя традиции татарского народа - сохраним наш язык!) — милли кием сатып алуны күзаллаган проект булган. Моның өчен Гафури районындагы "Перспектива" оешмасы 474 310 сум сораган, ләкин хуплау тапмаган.
5. "Беҙ бергә — Мы вместе!" фестивале — татар белән башкортны берләштерүче проект. "Мир добрых дел" үзәге 2 млн 642 мең сум сораган булган. Башкортстан башлыгы гранты экспертлар шурасы һәм комиссиясендә бу фикер хуплау тапмаган.
• Башкортстанда туган телләрне саклау һәм үстерүгә грантлар бирү турындагы канун 2018 елда имзаланды. Грантлар беренче мәртәбә бүленгәндә бу эшне мәдәният министрлыгы башкарган иде. 2019 елда барлык диярлек грантлар (98 процент) бары башкорт проектларына гына бүленде. Ә республика халкының өчтән берен тәшкил иткән татарларның туган теленә ул чакта бер сум да бирелмәде. Башкортстан мәдәният министрлыгы берни дә булмагандай кыяфәт ясады, бары кайбер "сөйли торган башлар" гына "шулай килеп чыкты инде" дигәнрәк сүзләр белән чикләнде.
• 2022 елда башкорт телен үстерүгә — 33 млн, татар проектына — 1 млн сум бүленде. Республикада яшәүче башка халыкларга берни дә бирелмәде.
• 2023 елда Башкортстан башлыгы башкорт телен үстерүгә — 23,5 млн, урыс теленә — 5,7 млн, татар проектына — 2 миллион сум бүлеп бирде. Башкорт теленең "төньяк-көнбатыш диалекты"н алга сөргән проектлар күренде.
• 2021 елгы җанисәптә Башкортстанда яшәүче халыкларның саны түбәндәгечә теркәлгән: урыслар — 37,5%, башкортлар — 31,5 %, татарлар — 24,2%, чуашлар — 2%, марилар — 2,1%, украиннар — 0,4%, башка милләт вәкилләре — 2,3%. Республикада барлыгы 160 милләт вәкиле яши.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!