Трамп Путин белән телефоннан сөйләшкән

Доналд Трамп

Дүшәмбе, 19 май көнне, АКШ һәм РФ президентлары Доналд Трамп һәм Владимир Путин телефоннан сөйләшкән, сөйләшү барышында бер-берсе белән очрашу мөмкинлеге турында да фикер алышканнар. Ул хакта Трамп журналистларга 19 майда белдерде, белдерү видеосы Ак йортның сайтында урнаштырылган.

Очрашу турында сорауга җавап биргәндә Трамп "Әлбәттә, мин аның белән бу хакта сөйләштем" дигән. Моңа кадәр ике президентның очрашырга теләве турында Путинның ярдәмчесе Юрий Ушаков та белдергән иде дип яза "Ведомости".

Трамп фикеренчә, Путин сугышны туктатырга тели. Ул Путиннан "Бу кан коешны, бу мәшхәрне кайчан туктатабыз инде?" дип сораган.

Моңа кадәр Доналд Трамп Путин белән очрашсам, Украина мәсьәләсендә зур алга китеш булачак дип белдергән иде. Аның сүзләренчә, очрашу Вашингтон белән Мәскәү аны оештыра алгач та булырга мөмкин. Кремль бу сүзләргә мондый очрашу озак әзерлек таләп итә дип җавап кайтарган иде. Якларның берсе дә саммитның кайда һәм кайчан буласын шәрехләмәде. АКШ һәм Русия президентлары соңгы тапкыр 2021 елда очрашты.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!