Accessibility links

Кайнар хәбәр

Росстат демография статистикасын яшерә башлаган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Росстат демографиягә кагылышлы тәфсилле мәгълүматны уртаклашмый башлаган. Шул ук вакытта Русиядә туучы балалар саны кимегәннән кими. Моңа бәйсез демограф Алексей Ракша игътибар иткән.

Росстатның 16 майда дөнья күргән айлык хисабында яңа туган һәм үлгән кешеләр, яңа никахлар һәм аерылышулар саны, шулай ук, төбәкләрдәге үзгәрешләр турында да бернинди мәгълүмат юк ди Ракша.

Росстат бастыра торган биш таблицаның берсе генә калган. Анда ел башыннан саналып килә торган туулар, үлемнәр, никахлашулар һәм аерылышулар саны гына күрсәтелгән.

"Нигездә Русиядә 2025 елның мартыннан бирле җәмәгатьчелеккә ачык булган демографик статистика юк" дип яза Ракша. Ул шулай ук 2022 елның мартында, Русия Украинага бәреп кергәннән соң, Росстат яшькә карап һәм төбәкләр буенча алып барыла торган үлемнәр статистикасын яшергәнен искә төшерә. 2024 елда исә Русия гаскәренең фронттагы югалтуларын анализларга мөмкинлек бирә торган башка саннар да халыкка чыгарылмый башлаган иде.

Демограф фикеренчә, "министрлыкларда демографик истерика дәрәҗәсе эпик масштабларга җиткән.

Росстат мәгълүматларына караганда, гыйнвар-март айларында яңа туган балалар саны 11,5 меңгә кимегән һәм 288,8 мең тәшкил иткән. Ракша билгеләп үткәнчә, һәр ай саен яңа туган балалар саны XVIII-XIX гасырлар чигеннән башлап антирекордлар куя.

Росстат мәгълүматларына караганда, узган елны Русиядә 1,222 млн бәби туган, бу — 1999 елдан башлап иң кечкенә күрсәткеч. 2023 ел белән чагыштырганда, бала туу 3,4%ка кимегән, 2014 ел белән чагыштырганда — 30%ка кимегән. Халыкның табигый кимү дәрәҗәсе 20%ка тизәйгән һәм 596,2 мең кеше тәшкил иткән: ай саен 50 мең кеше яки көн саен 1,6 мең дигән сүз.

2018 елда Путин "Демография" милли проекты кысаларында 6 ел эчендә халык кимүен туктатуны боерган иде. Халык кимүе исә киресенчә берничә тапкырга арткан, 2018-2023 елларда үлем дәрәҗәсе туу дәрәҗәсенә караганда 3,4 млн кешегә артып киткән.

Узган елны Русия президенты Владимир Путин халык кимү дәрәҗәсен киметү максатын яңадан куйды: бу юлы сүз 2030 ел турында бара.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG