Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге Русиягә каршы кертеләчәк чикләүләрнең 17нче җыелмасын раслаган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Ул хакта Берлекнең тышкы эшләр буенча югары вәкиле Кая Каллас хәбәр итте.

Яңа җыелмага Русиянең "шәүлә флотына" керүче 200ләп корабы кергән: бу кораблар хәзерге чикләүләрнең гамәлдә булуына карамастан Русия нефтен әле дә ташып йөри. Шулай ук, яңа чикләүләр кеше хокукларын бозуга каршы да кертелә.

"Русия сугышны озаграк дәвам иткән саен безнең җавабыбыз катгыйрак булачак", ди Каллас.

"Русия халкы чикләүләр эшләми дигән фикергә ышануыбызны тели. Ләкин бу дөрес түгел. Безнең күзләү шуны күрсәтә: чикләүләр эффектив. Әлбәттә, Русия пропаганда эшендә нык көчле, һәрвакытта да шундый булган. Ләкин чынлыкта исә Русиянең эшләре бик үк яхшы түгел", диде ул.

Шул ук вакытта АКШ президенты Доналд Трамп РФ президенты Владимир Путин белән булган кичәге сөйләшүдән соң Русиягә каршы яңа чикләүләр кертүне хупламыйм диде. Аның фикеренчә, Путин солых төзергә әзер, ә яңа чикләүләр сугышны туктату эшенә комачауларга мөмкин, дип саный Трамп. Ул хакта Axios басмасы яза.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG