Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстаннан кире Русиягә кайтарылган активист Алексей Рожков 16 елга хөкем ителде


Алексей Рожков
Алексей Рожков

2022 елның мартында ул Украинадагы сугышка каршы чыгып, Екатеринбурдагы хәрби комиссариатка ут төртә.

Хәзер ир-атка 27 яшь, ул теракт, террорчылыкны аклау һәм армия "фейклары" турындагы маддәләр нигезендә гаепле дип танылды. Ул ут төрткән хәрби комиссариат бинасына 1268 сумлык зыян килгән булган.

Рожков — Русиядә сугышка каршы чыккан иң беренче активистларның берсе. 2022 елның мартында ул хәрби комиссариат бинасына ут төртеп карый: аны тоткарлыйлар, СИЗОга җибәрәләр, аннары өенә чыгаралар.2022 елның декабрендә ир-ат Кыргызстанга күченеп китә.

2023 елның маенда билгесез затлар аны Бишкәктән урлап кире Русиянең Свердлау өлкәсенә кайтара. Шуннан соң аны ут төртүдә генә түгел, "Ходорковский Live" каналына интервью биргәне өчен террорчылыкны аклау һәм армия турында "фейклар" таратуда да гаеплиләр.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG