Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда ике көн рәттән Владимир Мединскийның спектакле күрсәтелә


Владимир Мединский
Владимир Мединский

Тамаша Камал театрының иске бинасында уза. Билетларның зур өлеше сатылмаган.

Казанда кичә һәм бүген Русия президентының ярдәмчесе, элеккеге мәдәният министры Владимир Мединскийның "Фетнә. 1609-1611 еллар" ("Смута. 1609–1611 гг.") дип аталган спектакле күрсәтелә. Спектакль Мединский язган "Стена" романы нигезендә бара. Аны спектакль итеп Мәскәүнең Кече театры 2018 елда сәхнәләштерде, режиссеры - Владимир Бейлис. Спектакльдә Валерий Афанасьев, Александр Ермаков, Владимир Дубровский кебек актёрлар уйный.

Казанга бу спектакль беренче тапкыр алып киленгән. Ул Русия мәдәният министрлыгының гастрольләр планы кысалырында күрсәтелә дип хәбәр итә "Бизнес Online".

Билетларның бәясе 1 мең сумнан башлана, иң кыйммәтлесе - 6,5 мең сум. Ике көнгә билетларның күп өлеше сатылып бетмәгән.

Кичә тамашаның беренче көне булса, бүген - Казанда аның икенче көне.

Владимир Мединскийның "Стена" китабы буенча "Россия" каналы инде кино да чыгарган иде. Бу роман Русияне яклаучы патриотлар хакында дип тәкъдим ителә. Аннотациядә маҗаралы роман дип аңлатыла, китапта XVII гасырдагы фетнә заманнары тасвирлана. Урыс кешеләре Смоленски шәһәрен Польша патшасы Сигизмунд III гаскәрләреннән ничек саклануы турында бәян ителә.

Владимир Мединский 2003-2011 елларда Русия думасы депатуты, 2012-2020 елларда Русиянең мәдәният министры булды. Соңгы дүрт елда ул - президент Владимир Путинның ярдәмчесе. 2022 елда да, быелны да Украина делегациясе белән очрашуга барган Русия делегациясен җитәкләде. Ул Русиянең яңа тарих дәреслеген язды. Бу китап тарих галимнәре, тарих укытучылары тарафыннан тәнкыйтьләнсә дә, хакимият аны мәктәпләрдә кулланырга яраклы дип тапты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG