Сүз 20-яшьлек Макар Николаев турында бара. Тикшерүчеләр фикеренчә, ул чит илдә яшәп Украина яклы постлар чыгарган, "Урыс ихтыярилар корпусы"на керергә өндәгән (әлеге оешма Русиядә тыелган).
Николаев узган елны Уфага кайткач тоткарлана: ул өенә каникулларга Германиядән Марбург университетыннан кайткан була. Моңа кадәр Макар Уфаның 86нчы гимназиясендә укыган.
2020 елда, әле мәктәптә укыган чакта, ул "Минем илем — минем Русия" проектында катнашып Икенче дөнья сугышына багышланган эш белән җиңү яулый. Макар укыган гимназия җитәкчелеге соңгы хәлләр турында әлегә берни дәшмәде.
Росфинмониторинг аны террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә дә керткән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум